news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Бердымөхәммәдов белән телефон аша сөйләшкәндә Татарстанга сәламен җиткерде

Төрекмәнстан халкының милли лидеры Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында Россия Президенты Владимир Путин белән телефон аша сөйләште. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, сөйләшү барышында Бердымөхәммәдов Казанда булуын әйткән һәм Татарстаннан кайнар сәлам җиткергән.

«Традицион рәвештә Гурбангулы Бердымөхәммәдов Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында Россия Президенты Владимир Путинга шалтыратты», – дип билгеләп үтте Галимова.

Владимир Путин да Татарстанга сәламен җиткерде, дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot