news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин бензин һәм дизель ягулыгына бәяләрне тотрыкландыру турында закон имзалады

Закон Казанда АИ-92 бензины бер литры бәясен 41,68 сумнан 41 сумга кадәр төшерүгә шартлар тудырыр дип көтелә.

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия Салым кодексына үзгәрешләр кертү турындагы законга кул куйды. Аның нигезендә Россиядә бензин һәм дизель ягулыгына бәяләрне тотрыкландыруга юнәлдерелгән демпфиция механизмы параметрларына төзәтмәләр кертелә. Документ Россия хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

«Россия Федерациясе территориясендә 2019 елның 1июленнән 30 декабренә кадәр (ул көнне кертеп) 5 класслы АИ-92 автомобиль бензинын сату 1 тоннасын 51 мең сум, 2020 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр чорына 1 тонна 53,6 мең сум, 2021 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр чорга 1 тоннасын 56,3 мең сум уртача шартлы бәясе билгеләнә», - диелә документ текстында.

Хәзерге вакытта АИ-92 бензинына уртача күпләп сату тоннасы бәясе 56 мең сум чамасы тәшкил итә.

Дизель ягулыгының бәясен тоннасы өчен 50дән 46 мең сумга кадәр киметү тәкъдим ителде. АИ-92 нең ваклап сату бәясе бер литры өчен уртача 41 сум тәшкил итәргә, ә дизель ягулыгына бәя литры 41,75 сумга кадәр төшәргә мөмкин.

Ахыргы карар АЗС челтәрләре милекчеләре тарафыннан кабул ителәчәк. Путин имзалаган закон проекты Россия Дәүләт Думасы тарафыннан 2019 елның 24 июнендә кабул ителде һәм Россия Федерация Советы тарафыннан 26 июньдә хупланды.

  • Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 2019 елның 22 июленә Казанда АИ-92 бәясе - 41,68 сум, дизель ягулыгының бер литры 44,45 сум тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100