news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин бензин бәясен киметү мөмкинлеген карарга вәгъдә бирде

Бүгенге көндә бензинга бәяләр нефтькә, шулай ук акцизалар дәрәҗәсенә бәйле, диде Россия Президенты.

Путин бензин бәясен киметү мөмкинлеген карарга вәгъдә бирде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Монополиягә каршы федераль хезмәт башлыгы Игорь Артемьев белән Россиядә бензинга бәяләрне киметү турында фикерләшәчәген вәгъдә иткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

“Билгеле, бүгенге бәяләр артуын ерып чыгар идек, моңа мөмкинлек тә бар. Кайбер төбәкләрдә бу дәлилле, чөнки кайтару кыен, инфраструктура үсеш алмаган. Монополиягә каршы федераль хезмәт һәрвакыт аны күзәтеп торырга тиеш. Мин ведомство башлыгы белән бу хакта сөйләшеп карармын”, - дип белдергән Путин “Ростсельмаш” хезмәткәрләре белән сөйләшкәндә.

Бүгенге көндә бензинга бәяләр нефтькә, шулай ук акцизлар дәрәҗәсенә бәйле, дип билгеләп үткән дәүләт башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100