news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин бензин бәясе кискен артмаячак дип белдерде

"Хөкүмәт бәяләрне тотып тору чараларын күрде", - диде ил башлыгы.

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ"). Россия хөкүмәте киләсе елда нефть продуктларына бәянең кискен артуына юл куймаячак, дип белдерде Россия Президенты Путин. Бүген ул Мәскәүдә зур матбугат конференциясе оештырды.

"Россиядә бензинга бәя арту дөнья базарында нефть бәясе артуы белән бәйле. Хөкүмәт бәяләрне тотып тору чараларын күрде", - диде ил башлыгы.

Путин киләсе елда НДС арту сәбәпле бензинга бәя үзгәрергә мөмкин булуын кире какмады. 

news_right_1
news_right_2
news_bot