news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Белоруссиягә нефть һәм газ җибәрү турында Лукашенко белән фикер алышты

Ике ил лидеры бер-берсен якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Россия Президенты Владимир Путин һәм Беларусь Президенты Александр Лукашенко телефон аша Белоруссиягә Россиядән нефть һәм газ җибәрү турында фикер алышты. Бу хакта БЕЛТА хәбәр итә.

«Беларусь һәм Россия президентлары бүген телефоннан сөйләште. Алар Беларусь Республикасына нефть һәм газ җибәрүгә кагылышлы конкрет мәсьәләләр турында фикер алыштылар», диелә хәбәрдә.

Шулай ук коллегалар бер-берсен якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, Владимир Путин Рим Папасын Яңа ел белән котлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot