Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин белән Туры элемтәгә һәр дүртенче сорау MAX мессенджеры аша килгән
Россия Президенты Владимир Путин белән Туры элемтәгә килгән һәр дүртенче сорау MAX мессенджеры аша керә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Чыганак мәгълүматлары буенча, 11 декабрь Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатькә кадәр килгән 868 981 мөрәҗәгатьнең 210 мең соравы MAX аша кабул ителгән.
Исегезгә төшерәбез: 19 декабрьдә «Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре» дигән зур матбугат конференциясе булачак. Бу елның үзенчәлеге – Президентка мессенджердагы чат-бот ярдәмендә сорау бирергә мөмкин булу.
Сораулар җыю 4 декабрьдә Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтә башланган иде һәм 19 декабрьдә программа тәмамланганчы дәвам итәчәк. Хәбәрне «В.Путин белән ел нәтиҗәләре» чат-ботына текст форматында да, видео форматында да җибәрергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз