news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин белән туры элемтәгә 256 меңнән артык сорау килгән

Путин белән туры элемтәгә 256 меңнән артык сорау килгән
Фото: kremlin.ru

Тулы булмаган биш көндә Россиядә яшәүчеләр Президент Владимир Путин белән туры элемтәгә 256 меңнән артык сорау юллаган. Бу сан сорау калдырырга мөмкин булган сайтта күрсәтелгән.

Сораулар төрле субъектлардан килә һәм төрле өлкәләргә кагыла. Мисал өчен, Луганск Халык Республикасында Президенттан торакны торгызу, Краснодар краенда күп балалы гаиләләр һәм эчке сәясәт, Башкортстанда юллар турында сорыйлар.

Искәртик, сораулар 1 декабрьдә кабул ителә башлады, йомгаклау матбугат конференциясе белән берләштерелгән туры элемтә 14 декабрьгә планлаштырылган. Гомумроссия халык фронты сөйләгәнчә, дәүләт башлыгы туры элемтә өчен сорауларны шәхсән үзе сайлап алырга планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100