Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин белән туры элемтәгә 1,7 млн мөрәҗәгать килгән – аларның бер өлеше хәл ителгән инде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтәгә 1,7 миллионнан артык мөрәҗәгать килгән. Аларның күбесе инде эшкәртелгән, дип хәбәр итте Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков.
«Хәзергә 1,7 млн мөрәҗәгатьтән артып китте, алар бөтен каналлар буенча килде», – дигән ул «Россия-24» каналына.
Песков сүзләренчә, Россия халкы күтәргән проблемаларның күбесе трансляциягә әзерлек вакытында ук хәл ителә һәм бу «Ел йомгакларын» тулыландыруга берничек тә тәэсир итмәячәк дип ышандырды.
Шулай ук быел сорауларны эшкәртүгә ясалма фәһем дә җәлеп ителгән. Бу процессны сизелерлек тизләтергә, аны системалаштырырга һәм мөрәҗәгатьләр буенча министрлыклар, ведомстволар эшен башлап җибәрергә булышкан.
«Моны кул белән ел буе тикшерер идек, ә болай иртәгә буласы тапшыру ахырына барысы да каралып бетәчәк», – диде Песков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз