news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин белән Трампның телефон аша сөйләшүе башланып китте

Россия һәм Кушма Штатлар Президентлары Владимир Путин белән Дональд Трампның телефон аша сөйләшүе башланып китте. Бу хакта Американың CBS телеканалы журналисты Аарон Наварро Ак йорт вәкиленә сылтама белән X (элеккеге Twitter) социаль челтәрендә хәбәр итте.

Сөйләшү башланыр алдыннан, булачак сөйләшү турында мәгълүмат биргән чыганакка сылтама ясап, ләкин бернинди дә нечкәлекләр китермичә Аxios басмасы хәбәр итте.

Upd. (18.29): АКШ президенты Truth Social социаль челтәрендә Россия лидеры белән телефоннан сөйләшә башлавын язды. Ул сөйләшү озак дәвам итәчәк, дип белдергән. Шулай ук сөйләшү тәмамлангач, ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләячәген дә әйткән.

Иртәгә, 17 октябрьдә, Дональд Трамп Украина лидеры Владимир Зеленский белән Вашингтонда очрашырга тиеш. Очрашу темаларының берсе Украинага еракка очучы Tomahawk канатлы ракеталарын китерүгә багышланган булачак.

Элегрәк, 12 октябрьдә, Трамп Россия коллегасы белән сөйләшү уздыру планнары турында әйтте. Шул ук вакытта ул, Украинадагы низагны җайга салып булмаса, Киевка Tomahawk канатлы ракеталарын тапшыру мөмкинлеге турында кисәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot