news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин белән Трамп 11 августта очрашырга мөмкин

Россия Президенты Владимир Путин һәм Америка лидеры Дональд Трампның очрашуы 11 августта узарга мөмкин. Аны үткәрү урыны сыйфатында Римны карыйлар, дип яза РИА «Новости» Fox News телеканалына сылтама белән.

«Россия Президенты Владимир Путин һәм АКШ президенты арасындагы саммит киләсе атнада ук узарга мөмкин», – диелә Америка телеканалы хәбәрендә.

Элегрәк РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков журналистларга сөйләгәнчә, Россия һәм АКШ якын көннәрдә Путин белән Трампның очрашуы турында килеште.

Владимир Путин үзе пәнҗешәмбе көнне Трамп белән очрашу өчен иң кулай урын дип Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен атаган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot