Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин белән Шольц 2022 елның декабреннән бирле беренче тапкыр телефоннан сөйләште
Россия Президенты Владимир Путин белән Германия Федератив Республикасы канцлеры Олаф Шольц арасында ике елга якын вакыт дәвамында беренче тапкыр телефон аша сөйләшү булды. Яклар Украина турында, шул исәптән низагны җайга салу һәм ике яклы мөнәсәбәтләр турында ачыктан-ачык фикер алышты. Әңгәмә нечкәлекләрен Кремль матбугат хезмәте китерде.
Владимир Путин ассызыклаганча, Украина тирәсендәге кризис үсешенә НАТО агрессив сәясәте турыдан-туры йогынты ясаган. Альянс озак еллар дәвамында Украина территориясендә Мәскәүнең иминлек өлкәсендәге мәнфәгатьләренә игътибар ителми һәм рус телле халыкның хокуклары бозыла торган Россиягә каршы плацдарм булдырырга тырышты.
Россия дәүләте башлыгы билгеләп үткәнчә, РФ әңгәмә өчен ачык булды һәм ачык булып кала бирә. Сөйләшүләрне туктату инициативасы Киев режимы ягыннан булды. Кабат фикер алышу РФ тәкъдимнәре һәм мәнфәгатьләрен, яңа территориаль чынбарлыкны һәм низагның Көнбатышка яхшы билгеле булган сәбәпләрен бетерүне исәпкә алырга тиеш.
Шулай ук сөйләшү барышында Путин Россия-Германия мөнәсәбәтләренең барлык юнәлешләренә кагылган деградациягә игътибар итте. Хәзерге вакытта алар моңарчы күрелмәгән түбән дәрәҗәдә.
«Россия һәрвакыт энергетика өлкәсендә килешү һәм контракт буенча бурычларын төгәл үтәде һәм, әгәр моңа Германия ягыннан кызыксыну күрсәтелсә, үзара файдалы хезмәттәшлеккә әзер», – дип билгелиләр Кремль матбугат хезмәтендә.
Шулай ук сөйләшү вакытында Олаф Шольц белән Владимир Путин Якын Көнчыгыштагы хәлгә тукталды. РФ Президенты әңгәмәдәшенә Россия кризисны тыныч юл белән хәл итү һәм деэскалация юлларын эзләү буенча күргән адымнар турында сөйләде. Яклар ярдәмчеләре элемтәдә калачак, дип килеште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз