Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин белән Рахмон Россия һәм Таҗикстан партнерлыгы турында фикер алышты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россия Президенты Владимир Путин һәм Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон Мәскәүдә сөйләшүләр уздырды. Алар илләр арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм халыкара темалар турында аралашты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Мәскәү һәм Дүшәнбе Коллектив иминлек килешүе оешмасы кысаларында иминлек мәсьәләләре өлкәсендә бергәләп эшли, тиешле документлар имзалау планлаштырыла, дип белдерде Россия Президенты. Шулай ук Россия – Таҗикстанның төп сәүдә-икътисади партнерларының берсе.
Путин Дүшәнбенең Мәскәү белән дустанә мөнәсәбәтләрдә булуга омтылуын Таҗикстан халкы хуплавына өметен белдерде. «Без сезнең Таҗикстан белән Россия арасында дустанә һәм стратегик мөнәсәбәтләргә юнәлеш тотуыгызны республика гражданнары да хуплыйдыр, дип өметләнәбез. Бу юнәлештә эшләвебезне дәвам итәрбез, дип ышанам», – диде ул. Путин Рахмонны 9 майда Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан үткәреләчәк тантаналарда көтә.
Таҗикстан Президенты, үз чиратында, Мәскәү һәм Дүшәнбе күптәнге стратегик партнерлар һәм союздашлар, һәм аларның мөнәсәбәтләре үсүен дәвам итә, дип белдерде. Россия Таҗикстан белән сәүдә итү өлкәсендә алдынгы урында тора, дип өстәде Рахмон. Президент ике яклы мөнәсәбәтләрнең агымдагы торышы һәм перспективалары, шулай ук халыкара һәм төбәк мәсьәләләре турында фикер алышырга әзер булуын белдерде.
Таҗикстан башлыгы Россиягә рәсми сәфәр белән килде. Шимбә, 15 мартта, ул Путин белән рәсми булмаган очрашу уздырды, анда шулай ук Белоруссия президенты Александр Лукашенко да катнашты. Лидерлар Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев белән телефон аша сөйләшү барышында актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз