news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин белән интервьюны якынча 1 миллиард кеше караган

Россия Президенты Владимир Путинның Америка журналисты Такер Карлсонга биргән интервьюсын якынча 1 миллиард кеше караган. Бу хакта «Россия 1» каналында «Вечер с Владимиром Соловьевым» тапшыруында «Россия сегодня» медиатөркеменең баш мөхәррире Маргарита Симоньян хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бу сан төрле телләрдәге чыганаклар буенча бергә саналган.

«Бу сан якынча миллиард дип мин сезне ышандыра алам. Журналистика тарихында мондый интервью беркайчан да булмаган», — диде Симоньян.

Мәсәлән, Х социаль челтәрендә генә дә журналистның сайтын һәм төрле телләрдәге ресурсларны исәпкә алмаганда, 180 миллион карау җыелган.

Программада катнашучы сүзләренчә, хәтта АКШ халкы да бу интервьюны тарихи дип саный.

Россия Президентының Америка журналистына интервьюсы ике сәгатьтән артык дәвам итте. Соңрак аларның әңгәмәләренең тулы видео версиясе чыга. Дмитрий Песков сүзләренчә, Такер Карлсон үзе Владимир Путиннан интервью алырга тәкъдим иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100