news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин белән Трамп ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне яңарту турында сөйләшкән

"Сөйләшү җитди төсмердә һәм позитив рухта барды", дип хәбәр итә Мәскәү Кремле матбугат үзәге.

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ"). Мәскәү Кремле Россия һәм АКШ президентлары, 28 декабрь кичендәге телефон сөйләшүе барышында, халыкара проблемаларны хәл итү турында сөйләшүен хәбәр иткән. Кремль матбугат үзәге биргән хәбәргә сылтама белән: "Сөйләшү җитди төсмердә һәм позитив рухта алып барылды", – дип яза РБК мәгълүмат агентлыгы.

Хәбәрдә: "Сөйләшү Украинадагы кризис, Якын Көнчыгыштагы хәл итәсе мәсьәләләр, терроризмга каршы көрәш, гарәп – Израиль низагы, Иран атом-төш коралы буенча вазгыять һәм Корея ярымутравы хакында барды", – диелә.

Шул ук вакытта халыкара терроризмга каршы көрәшне бергәләшеп алып бару мәсьәләсенә аеруча игътибар бирелгән. Ике Президент та ИГИЛ һәм Сириядәге башка террористик төркемнәрне юкка чыгару буенча Россия һәм Американың эш алып бару тәртибен координацияләүне яклап чыгуын, хәбәр итә Кремльнең матбугат үзәге.

Ике ил арасындагы мөнәсәбәтләргә килгәндә, ике як та сөйләшү барышында Россия–Америка эшчәнлеге тигез хокуклы, ике ил өчен дә файдалы итеп корылачагына өмет белдергән.

"Россия һәм Америка эшлекле даирәләре арасындагы сәүдә һәм икътисади бәйләнешләрне торгызу – мөнәсәбәтләрне тагын да яхшыртуга китерәчәге ассызыкланды", – дип белдергән Кремльнең матбугат хезмәте бу сөйләшү хакында.

Хәбәрдә шулай ук "Путин Трампны вәкаләтләрен башкаруга керешүе белән котлады һәм аңа башкарасы эшләрендә уңышлар теләде", – диелә. Президентлар күрешү өчен уңайлы вакыт һәм урынны билгеләү мәсьәләсен хәл итәчәкләре хакында килешкән. Ике лидер да һәрвакыт аралашып торуның мөһим булуын куәтләгән.

"Трамп, үз чиратында, Россия халкына үсеш һәм бәхет теләвен житкерүне сорады. Ул америкалыларның Россия һәм аның гражданнарына яхшы мөгамәләдә булуын искәртте. Путин Россиядә дә Америка халкына шундый ук мөнәсәбәт булуын ассызыклады һәм Россия ике гасыр буена Америкага ярдәм итүе, ике дөнья сугышында да аның союздашы булуын искә төшерде. Хәзер дә терроризм белән көрәштә аны мөһим партнер санавын белдерде", – диелә хәбәрдә.

Телефоннан сөйләшү 45 минутка сузылган. Россия Президентыннан тыш, Трамп Германия канцлеры Ангелина Меркель һәм Франция президенты Франсуа Олланд белән дә сөйләшкән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100