news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин белән Трамп 2019 ел башында кабат очрашырга мөмкин

Дәүләт башлыклары Арктика саммиты кысаларында күрешер дип көтелә.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин һәм АКШ Президенты Дональд Трамп 2019 ел башында Финляндиядә кабат очрашырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Helsingin Sanomatсо газетасына сылтама ясап хәбәр итә.

Дәүләт башлыклары Арктика саммиты кысаларында очрашыр дип көтелә. Газета мәгълүматларына караганда, хәзер аның датасын билгелиләр.

  • Арктика советы – Төньякның уникаль табигатен саклау өчен Финляндия инициативасы буенча гамәлгә куелган халыкара форум.

Финляндия Президенты билгеләп үткәнчә, графикның нинди булуы кунакларга бәйле. Америка Президенты Арктика саммиты буенча ноябрьдә карар кабул итәр дип көтелә.

  • Россия белән Америка арасындагы тулы форматлы тәүге сөйләшүләр Трамп АКШ Президенты итеп сайланганнан соң, 16 июльдә Хельсинкида узды. АКШ Президенты саммиттан соң Twitter социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә Путин белән икенче очрашуны түземсезлек белән көтүе хакында әйткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100