news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин белән Миңнеханов хастаханәдә дәваланучы Шәймиевнең хәлен белде

Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводы белән танышканчы, хастаханәгә кереп, Шәймиевнең хәлен белеште.

Путин белән Миңнеханов хастаханәдә дәваланучы Шәймиевнең хәлен белде
архив/Рамиль Гали

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта хастаханәдә дәваланучы республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хәлен белде. Бу хакта, дәүләт башлыгы матбугат сәркатибенә сылтама ясап, ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Мәгълүм булганча, кичә Казанда дин әһелләре белән очрашуда Татарстанның элеккеге Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашырга тиеш иде, әмма ул авыруы аркасында очрашуга килә алмады. Шулай да Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов, Казан авиация заводы белән танышканчы, хастаханәгә кереп чыгарга булды», - дип сөйләде Песков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100