Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин белән матбугат конференциясе 22 декабрьдә узачак
Россия Президенты белән үткәрелүче традициягә кергән зур матбугат конференциясенә аккредитация башланды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ"). Россия Президентының матбугат хезмәте һәм мәгълүмат идарәсе аккредитация һәм брифинглар департаменты РФ Президенты Владимир Путин белән узачак матбугат конференциясендә катнашу өчен массакүләм матбугат чаралары вәкилләрен аккредитацияли башлады. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итә.
Матбугат конференциясе 22 декабрьдә узачак. Анда катнашу өчен Федераль мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендәге күзәтчелек хезмәтендә теркәлгән Россия массакүләм матбугат чаралары һәм РФ Эчке эшләр министрлыгында аккредитацияләнгән чит ил журналистлары заявка бирергә хокуклы.
Искәртеп үтик, Россия Президенты журналистлар белән традицион рәвештә Яңа ел алдыннан очраша. Узган ел журналистлар белән аралашу өч сәгатьтән артык барды һәм сораулар шактый төрле булды. Анда узып буручы елның төп мәсьәләләреннән алып яңа елга фаразлар һәм планнар күтәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз