news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин белән Эрдоган Сочида очрашачак

Россия һәм Төркия җитәкчеләре ике яклы мөнәсәбәтләр һәм Сирия проблемасын җайга салу турында фикер алышачак.

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин һәм аның төрек коллегасы Рәҗәп Таип Эрдоган 17 сентябрь көнне Сочида очрашачак. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сөйләшү барышында ике яклы мөнәсәбәтләр һәм Сирия проблемасын җайга салу мәсьәләсе каралачак.

  • Моңа кадәр Путин һәм Эрдоган Сириянең Идлиб провинциясе темасы буенча фикер алышачагы билгеле булган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot