news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин белән Эрдоган хезмәттәшлек һәм Сирия кризисы турында сөйләшкән

Ике ил башлыгы телефоннан сөйләшкән

(Казан, 26 август, «Татар-информ»).Төрек ягы тәкъдиме белән Владимир Путинның Төркия Президенты Рәҗәп Таип Эрдоган белән телефон аша сөйләшүе булды, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.

“9 августта Санкт-Петербургта очрашуда килешенгән сәяси һәм сәүдә-икътисад өлкәсендәге Россия-Төркия хезмәттәшлеген алга таба үстерү мәсьәләләрендә сөйләшүләр булды. Путин һәм Эрдоган Сирия вәзгыяте буенча да җитди фикер алышты һәм террорчылык белән көрәштә көчләрне берләштерү мөһимлеген билгеләп үтте”, - дип хәбәр ителгәг ведомоство сайтында.

Ике яклы һәм халыкара көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча шәхси аралашуны дәвам итәргә килешенгән. 

(Надия Шәйхетдинова әзерләде).
 

news_right_1
news_right_2
news_bot