Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин БДБ илләренең Казанда узачак «Киләчәк уеннары»нда актив катнашуын көтә
Физкультура һәм спорт гуманитар өлкәдә БДБ илләре арасындагы хезмәттәшлекнең аерылгысыз өлеше булып тора, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин. Ул билгеләп үткәнчә, Россия Казанда узачак Киләчәк уеннары һәм БРИКС Уеннарында бердәмлек илләренең актив катнашуын көтә. Россия лидерының БДБ Хөкүмәт башлыклары Советы утырышында катнашучыларга видеомөрәҗәгате Кремль сайтында урнаштырылган.
«Февраль аенда Казанда - классик һәм киберспортны берләштергән инновацион Киләчәк уеннары, шулай ук июнь аенда БРИКС Уеннары узачак. Бердәмлек дәүләтләре спортчыларының аларда актив катнашуын көтәбез», - диде Путин.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 13 декабрьдә 2023 елгы спорт сезонына нәтиҗәләр ясау тантанасында билгеләп үткәнчә, ТР башкаласында фиджитал-уеннар һәм БРИКС Уеннарын үткәрү тарихта гаять зур эз калдырачак.
Искәртеп узабыз, «Киләчәк уеннары» Халыкара мультиспорт турниры Казанда 2024 елның 21 февраленнән 3 мартка кадәр үтә. 14 ноябрьдә Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) «Казанда Киләчәк уеннары башланырга 100 көн» дип аталган тантана булды. Татарстан башкаласында БРИКС Уеннары 2024 елның 12-23 июнендә узачак. Моннан тыш, октябрь аенда Казанда БРИКС саммиты үтә, анда 26 дәүләтнең башлыклары чакырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз