news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин БДБ илләре лидерларын Казанга «Киләчәк уеннары»на чакырды

Россия Президенты Владимир Путин киләсе елда Казанда узачак «Киләчәк уеннары»на БДБ илләре лидерларын дәрәҗәле кунаклар булырга чакырды. Бу хакта ул Константиновск сараенда рәсми булмаган очрашуда белдерде.

Берлектә гуманитар хезмәттәшлекнең аерылгысыз өлеше булып физкультура һәм спорт тора. Аның үрнәге БДБ илләренең агымдагы елның августында Беларусьта узган II Уеннары булырга мөмкин.

«Киләсе елның февралендә бездә, Казанда, инновацион «Киләчәк уеннары» узачак. Бу Россия тәкъдим иткән спорт чараларының яңа форматы, ул спорт дисциплиналарын да, киберспортны да берләштерә. Барыгызны да 2024 елның 21 февралендә Казанда «Киләчәк уеннары»ның тантаналы ачылышына чакырасым килә», - дип белдерде ул.

Путин игълан иткән тагын бер зур вакыйга - 2024 елның 1 мартыннан 7 мартына кадәр Сочида узачак Бөтендөнья яшьләр фестивале. Президент сүзләренчә, чарага 180нән артык ил вәкилләре килүе көтелә.

Дәүләт башлыгы искәрткәнчә, Россия Евразия киносәнгать академиясен төзү һәм Евразия кинопремиясен булдыру, «Интервидение» халыкара популяр җыр конкурсын торгызу тәкъдимен чыгарды. «Сезнең яхшы реакциягезгә өметләнәбез һәм БДБнең барлык илләрен бу проектларны гамәлгә ашыруда катнашырга чакырабыз», - дип йомгаклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100