news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин батырларча һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары белән очрашты

Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар кысаларында Россия Президенты Владимир Путин батырларча һәлак булган Россия спецназчыларының тол хатыннары белән очрашты. Бу хакта журналистларга дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

«Владимир Путин Кремльдә Россия Кораллы көчләре хәрби хезмәткәрләренең тол хатыннары белән очрашты», – дип ассызыклады Песков.

Элегрәк Россия Президенты Кремльдә Россия Герое исеменә һәм батырлык орденнарына лаек булган хәрби хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot