news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Бар да тыныч, тотрыклы булганда, хәрәкәт булуын телибез

Дәүләттә бар да тыныч, тотрыклы булганда, күңелсез була башлый, һәм күңел хәрәкәт («движуха») сорый башлый. РФ Президенты Владимир Путин туры элемтәне шундый сүзләр белән башлады.

«Хәрәкәт башлануга, чигә тирәсендә сызгырган тавышлар була. Әйе, хәзер пулялар сызгырып уза, куркыныч та кебек. Әмма бу бөтенләй коточкыч түгел. Бар да икътисад белән үлчәнә», - диде Путин, алып баручының Россиянең ничек нык торып, үсешен дәвам итә алуы турындагы соравына җавап биреп.

Владимир Путин бүген туры элемтә белән берләштерелгән зур матбугат конференциясендә узып баручы елга йомгак ясый. Студиягә Россия һәм чит ил журналистлары чакырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100