news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин банкларны гражданнарга кредит бирүне игътибар белән күзәтергә чакырды

Банкларга, кешеләрне телефон мошенникларыннан саклау өчен, кредитлар бирүгә игътибарлырак карарга кирәк. Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә вакытында мошенниклар корбаны булган Казан пенсионеры Елена Маркелованың соравына шулай дип җавап бирде.

«Бездә банклар кредитларны бик тиз бирергә өйрәнде. Әмма алар кешенең түләү сәләтен тикшерергә тиеш. Мошенниклык күзлегеннән караганда, бу инде бик киң колач ала. Бу өлкәдә тәртип урнаштырырга кирәк. Мисал өчен, 50 мең сумга кадәрге кредитларны онлайн режимында бирсеннәр, 50-200 мең сум тәшкил иткәннәрен нәрсәнедер тикшерү өчен берничә сәгатьтә бирергә кирәк, ә 200 мең сумнан артканнары берничә көн тикшерелергә тиеш. Бу мәсьәләләр хакында Дәүләт Думасында да, Үзәк банкта да фикер алышалар», - дип белдерде Путин.

Ул билгеләп үткәнчә, Украина территориясендә ил Хөкүмәте яклавында колл-үзәкләр эшли, алар Россия гражданнарына карата мошенниклык белән шөгыльләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot