Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин Балтач районы башлыгы Нотфуллинга мактаулы исем бирде
Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре булды. Россия Президенты Владимир Путин имзалаган указ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
«Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен», — диелгән документта.
Рамил Нотфуллин муниципаль берәмлекне 2012 елның ноябреннән җитәкли. Хезмәт эшчәнлеген 1978 елда ТАССРның Балтач районындагы «Социалистик Татарстан» исемендәге колхозда башлый. Казан авыл хуҗалыгы институтында укый, 1983 елда шул ук колхозда агроном – орлыкчы булып эшли.
1985-1996 елларда Балтач районы «Татарстан» колхозының азык җитештерү цехын җитәкли. 1996 елдан 2004 елга кадәр «Татарстан» хуҗалыгында рәислек итә, ул «Татарстан» ҖЧҖ итеп үзгәртеп корыла, анда Нотфуллин 2004 елдан 2012 елга кадәр рәис булып эшли. 2001 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз