Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин балигъ булмаган балаларга эшләргә рөхсәт итте
Әмма алар бары тик ял көннәрендә яки каникулларда гына эшкә урнаша ала.

Россия Президенты Владимир Путин эш бирүчеләргә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләрне эшкә алырга рөхсәт итә торган законга кул куйды. Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында урнаштырылган.
Яңа норма нигезендә, эш бирүчеләр яшүсмерләрне эшкә урнаштыра ала, тик җәйге каникул яки ял көннәрендә генә эшләү өчен. Әгәр хезмәткәргә 15 яшь тулган булса, ул үзе эшкә урнашырга риза булуы турында гариза язарга, әгәр 15 яшькә җитмәгән булса, аның өчен бу гаризаны әти-әнисе язарга тиеш.
2024 елның июлендә мәшгульлек цифрлы платформасы үткәргән тикшеренү мәгълүматлары буенча, балигъ булмаган балалары булган россиялеләрнең 45 проценты үз балаларының эшләп алуына уңай каравын белдергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз