news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин балалы кешеләрнең эшкә чыгуын акчалата стимуллаштырырга кушты

Әти-әниләр эшкә чыкканда яки аларның хезмәт хакы аз гына арта икән, алар балаларга түләү алу хокукын югалтырга мөмкин. Шул ук вакытта гаиләнең гомуми кереме пособиеләр буенча алган керемнән түбәнрәк булырга мөмкин, диде РФ Президенты Владимир Путин һәм бу проблеманы хәл итәргә чакырды. Хәл итү юлының берсе сыйфатында ул мондый гаиләләргә пособиеләрнең бер өлешен булса да түләүне дәвам итәргә тәкъдим итте.

Ата-аналар өчен эшкә чыгарга һәм яңа, яхшы түләнә торган һөнәрләр үзләштерергә өстәмә мөмкинлек һәм стимул булдырырга кирәк, дип ассызыклады Президент балалы гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә.

«Бу мәсьәләне хәл итүнең төрле алымнары бар. Әгәр гомуми керем күләме кимесә, кешеләр азрак салым түләсен өчен төзәтмәләр кертергә, яки өлешчә пособие түләргә. Монда төрле алымнар булырга мөмкин, мин сезнең моның белән шөгыльләнүегезне беләм, озакка сузмауны һәм килештерелгән карар кабул итүегезне үтенәм», - диде ул.

Гаиләгә, аталарга, аналарга һәм балаларга ярдәм итү чаралары гарантияләнәчәк һәм якын арада хакимият «агымдагы кыенлыкларга һәм чакыруларга» карамастан, аларны арттырачак, дип өстәде Путин. «Сүз Россиянең киләчәге турында бара, һәм без барыбыз да сезнең белән моны бик яхшы аңлыйбыз», - дип нәтиҗә ясады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100