Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин: Балалы гаиләләргә салымнарны кайтару 2026 елдан гамәлгә керәчәк
Гаилә салым түләве 2026 елдан гамәлгә керәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт демографик һәм гаилә сәясәтен гамәлгә ашыру советы утырышында сөйләде. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.
«Киләсе елдан гаилә салым түләве гамәлгә керәчәк, аның ярдәмендә ике һәм аннан да күбрәк бала үскән түбән керемле гаиләләр өчен керем салымы, факт буенча, 6 процентка кадәр кимиячәк», – диде Путин утырыш барышында.
Россиядә кертелә торган гаилә салым түләве – ике һәм аннан да күбрәк бала (18 һәм 23 яшьтән артмаган) тәрбияләүче аз керемле гаиләләргә түләнгән НДФЛның бер өлешен кире кайтару. Бу очракта студент баланың көндезге бүлектә укуы шарт булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз