Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин балалы гаиләләргә 18 айга кадәр ипотека каникуллары бирү турында закон имзалады
Россия Президенты Владимир Путин 2026 елның 1 сентябреннән ике һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә 18 айга кадәр ипотека каникуллары рәсмиләштерү мөмкинлеген бирү турында закон имзалады. Документ хокукый актлар рәсми порталында урнаштырылган.
Закон балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Хәзерге вакытта баласы туганнан соң кереме 20 проценттан күбрәккә кимегән һәм кредитны түләү өчен чыгымнары айлык кеременең 40 процентыннан артыграк булган очракта алты айга кадәр ипотека каникуллары рәсмиләштерә ала.
Яңа закон бу чараны киңәйтә һәм түләүләрне кичектерү өчен аерым нигезне гамәлгә кертә – икенче һәм аннан соңгы бала туу яки уллыкка алу. Бу очракларда гаиләләр ел ярымга кадәр ипотека каникуллары рәсмиләштерә алачак, керемнәр кимү турында мәгълүмат китерү таләп ителмәячәк.
Каникул икенче яки һәр киләсе балага яшь ярым булганчы, ә уллыкка алган очракта – баланы алганнан соң 18 ай узганчы гамәлдә булачак. Төп бурыч буенча процентлар каникулның җиденче аеннан гына исәпләнә башлаячак. Алар кичектерү чоры тәмамланганнан соң гына түләнә башлаячак.
Закон 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз