news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин балаларның җәйге ялын җентекләп оештырырга кирәклеген әйтте

Балаларның җәйге ял темасы миллионлаган Россия гаиләләре өчен бик мөһим дип саный Россия Президенты.

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия Президенты Владимир Путин балаларның җәйге ялын оештыруда барлык мәсьәләләрне карарга чакырды. Бу хакта дәүләт башлыгы мәгариф мәсьәләләре буенча киңәшмәдә әйтте.

Балаларның җәйге ялын оештыру – миллионлаган Россия гаиләләре өчен бик мөһим, дип искәртте Россия Президенты.

«Бу бүген бигрәк тә мөһим, чөнки предприятие, оешмалар алдагы айларда эшлекле активлыкны тулы күләмдә торгызачак. Балалар белән ялны уздыру өчен барлык ата-аналар да ял ала алмый. Шуңа күрә җәйге ялны оештыру мәсьәләләре җайга салынырга, вак – төяккә кадәр исәпкә алынырга тиеш», - дип өстәде Путин.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләрдә балалар өчен җәйге сәламәтләндерү кампаниясен 1 июльдән башларга тәкъдим иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100