news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин балаларны чит илгә алып чыгуны катлауландыра торган законны имзалады

Чикләү билгеле бер чорга, билгеле бер дәүләткә яки илләр төркеменә карата кулланылырга, яки гомумән барлык илләргә кагылырга мөмкин.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин баланың законлы вәкилләренә аны чит илгә алып чыгуны чикли торган законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән. Бу хакта «Труд» газетасы яза.

Дәүләт башлыгы тарафыннан имзаланган закон ата-аналарга яки опекуннарга балигъ булмаган баланы чит илгә алып чыгуны тыярга мөмкинлек бирә. Чикләү билгеле бер чорга, билгеле бер дәүләткә яки илләр төркеменә карата кулланылырга, яки гомумән барлык илләргә кагылырга мөмкин. Шул ук вакытта, әлеге тыю баланың законлы вәкиле (ул чит илгә чыгуны чикләү турында гариза тапшырган очракта) озатуындагы сәяхәтләренә кагылмый.

Закон шулай ук балигъ булмаган гражданнарга ата-аналар һәм опекуннар озатуыннан башка гына чит илгә чыгарга рөхсәт итә. Әмма моның өчен аларның берсенең нотариуста расланган ризалыгы һәм чит ил паспорты булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100