news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин балаларга салым чигерүләрен ике тапкырга арттырырга тәкъдим итте

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында күп балалы гаиләләрдә акча күбрәк калсын өчен салым чигерүләрен ике тапкырга арттырырга тәкъдим итте.

«Ата-аналарның көндәлек проблемаларны хәл итүгә акчасы күбрәк калырга тиеш. Икенче балага ике тапкырга, ягъни 2800 сумга кадәр, өченчесенә һәм аннан соңгыларына 6 мең сумга кадәр салым чигерүләрен арттырырга тәкъдим итәм. Мисал өчен, өч балалы гаиләнең ай саен бюджетында 1300 сум сакланып калачак. Шул ук вакытта еллык керем күләменә салым чигерүләрен 350 мең сумнан 450 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итәм. Һәм мондый ярдәм чарасы гаризаларсыз автомат рәвештә бирелергә тиеш», - дип белдерде Президент.

Путин шулай ук 2018 елдан 2022 елга кадәр Россиядә күп балалы гаиләләр саны 26,8 процентка артуын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100