news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин балаларга бердәм пособие билгеләүне камилләштерергә кушты

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә балалар һәм йөкле хатын-кызлар өчен бердәм пособие билгеләү тәртибен камилләштерү тәкъдимнәрен уйлап табуны йөкләде. Дәүләт Башлыгы гаиләнең кереме яшәү минимумыннан бераз гына артып киткән очракта пособие билгеләү мөмкинлеген карарга һәм гаилә әгъзаларының кереме суммасын физик затлар кеременә салымны (НДФЛ) исәпкә алмыйча билгеләргә тәкъдим итте.

«Бала табу һәм тәрбияләүгә бәйле айлык пособие алу хокукын билгеләгәндә керемне исәпләү чорын кыскартуны, шулай ук гаиләнең җан башына уртача кереме РФ субъектында – мөрәҗәгать итүченең яшәп тору (тукталып тору) яки факттагы яшәү урынында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән аз гына артыграк булган очракта пособие билгеләү мөмкинлеген күздә тотып, әлеге төр пособиене билгеләү тәртибен һәм шартларын камилләштерү тәкъдимнәрен кертергә», – диелә документта.

Айлык пособиене билгеләү тәртибен һәм шартларын камилләштерү тәкъдимнәре 2025 елның 15 маена кадәр әзер булырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot