Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин балалар омбудсмены Анна Кузнецованы эшеннән азат итте
Әлегә бу вазифага яңа кандидатура билгеләнмәгән.
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин балалар омбудсмены Анна Кузнецованы вазифасыннан азат итте.
Әлеге указ 29 сентябрьдә имзаланган дип хәбәр ителә хокукый мәгълүмат порталында.
«Россия Федерациясенең сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә, Кузнецова Анна Юрьевнаны Россия Президенты каршындагы балалар хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил вазифасыннан азат китәргә», — диелә документта.
Боерык имза куелган көннән үз көченә кергән. Дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, Президент әлегә балалар омбудсмены вазифасына яңа кандидатура билгеләмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз