news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин балалар өчен бердәм пособиене гаиләнең кеременә карамыйча түләргә тәкъдим итте

Социаль ярдәм чаралары, беренче чиратта балалы гаиләләр өчен, гаиләләрнең керемен арттыруга комачауларга тиеш түгел. Гражданнарның эш эзләү өчен стимулы булырга тиеш, шул исәптән хезмәт хакын күбрәк түли торган урынны. Бу хакта Петербург халыкара форумының пленар утырышта Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

«Мондый түләүләрнең күбесе кешенең эшләве яки эшләмәвеннән тора - бу түләүләр гаилә, конкрет кешенең керемнәренә бәйләнгән. Әгәр дә мондый керем аз гына арта икән, социаль түләүләр туктатыла яки шактый кими. Димәк, кешенең хезмәт хакы югарырак булган яңа эш эзләргә стимулы юк. Без мондый хәлне үзгәртергә тиеш», - дип белдерде дәүләт башлыгы.

Шуңа бәйле рәвештә, ул пособиене балаларга яшь ярымга кадәр, ә балалар өчен түләнә торган бердәм пособиене гаиләнең кереме артса да түләргә тәкъдим итә. «Эшләү отышлы булырга тиеш, ә дәүләт ярдәме нәкъ менә таяныч, хезмәт хакына өстәмә керем булып хезмәт итәргә тиеш, ә аны алыштыру түгел», – дип нәтиҗә ясады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100