news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин «Балалар китап картасы» программасын башлап җибәрергә тәкъдим итте

РФ Президенты Владимир Путин 2026 елдан «Балалар китап картасы» программасын башлап җибәрергә тәкъдим итте. Әлеге карталарга 3 мең сум күчереләчәк. Алар өч яшьтән алты яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләргә биреләчәк.

«Китап – ул тәрбия процессының һәм гаилә традицияләренең аерылгысыз өлеше. <...> Өч мең сум номиналлы картаны өч яшьтән алты яшькә кадәрге мәктәпкәчә яшьтәге балалар үстерүче гаиләләр алачак. Карта өч яше тулган һәр балага биреләчәк, бу күп балалы гаиләләр өчен бик мөһим», - дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы. Аның сүзләрен Кремль матбугат хезмәте китерә.

Исегезгә төшерик, Россиядә «Пушкин картасы» программасы гамәлдә. Әлеге карта 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге мәктәп укучыларына һәм студентларга бирелә. Түләү инструментына күчерелгән акчаларны кинога, театрга һәм башка мәдәни чараларга билетлар сатып алу өчен кулланырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot