news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин балалар һәм яшьләрне тәрбияләү буенча эшче төркем булдырырга кушты

Россия Президенты Владимир Путин балалар һәм яшьләрне тәрбияләү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк ведомствоара эшче төркем булдырырга кушты. Боерык хокукый актларны рәсми урнаштыру сайтында чыккан.

Документ нигезендә эшче төркем турында нигезләмә дә, аның составы да расланган. Яңа органның төп бурычы илдә бердәм тәрбия киңлеген формалаштыру өчен чаралар әзерләүдән гыйбарәт булачак.

Төркемне Президент администрациясе башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко җитәкләячәк. Катнашучылар арасында – вице-премьер Дмитрий Чернышенко, мәдәният министры Ольга Любимова, шулай ук Президент ярдәмчесе Владимир Мединский.

Документ имзаланган вакыттан үз көченә керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot