news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин балалар өчен дөньякүләм дәрәҗәдәге тернәкләндерү үзәкләренә ихтыяҗ булуын әйтте

"Бездә мондый система булганы юк иде", - диде Президент.

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Россия Президенты Владимир Путин илдә балалар өчен дөньякүләм дәрәҗәдәге ике реабилитация үзәге төзергә тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген Федераль Җыенга юлламасында әйтте. 
 
Президент билгеләп үткәнчә, катлаулы операцияләр хәзер федераль дәрәҗәдә генә түгел, төбәкләрдәге хастаханәләрдә һәм медицина үзәкләрендә дә ясала. 
 
"Әмма моның белән беррәттән, нәтиҗәле тернәкләнү дә кирәк. Бездә мондый система булганы юк иде", - диде Владимир Путин.  
  • Ил башлыгының 15 нче юлламасында Дәүләт Думасы депутатлары, җитәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, иҗат, дин әһелләре һ.б. катнаша. Вакыйганы 761 журналист яктырта. Алар арасында чит ил журналистлары да бар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot