news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин балалар бакчасына электрон язылуның бердәм шартлары турындагы законга кул куйды

Федераль системаны РФ Хөкүмәте алып барачак диелә.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин балаларны мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә мәгълүмати системалар кулланып яздыру өчен бердәм нигезләр формалаштыру турындагы законга имза куйды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Үзгәрешләр «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы Федераль законның 67 һәм 98 маддәләренә кертелә.

Яңалык мәктәпкәчә белем бирүдән һәркем файдалана алырлык мәгълүмат системаларын формалаштыру һәм алып баруга бердәм оештыру һәм техник якын килү максатыннан кертелә.

Законның 67нче маддәсе «мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына укырга кабул итү РФ субъектының башкарма хакимияте органы яки җирле үзидарә органы тарафыннан төбәк мәгълүмат системаларын кулланып гамәлгә ашырыла» дигән нигезләмә белән тулыландырыла.

Федераль системаны РФ Хөкүмәте алып барачак диелә. Министрлар Кабинеты шулай ук мондый төбәк системаларын формалаштыру һәм алып бару тәртибенә методик тәкъдимнәр әзерләячәк. Күрсәтелгән методик тәкъдимнәр нигезендә РФ субъектларының норматив хокукый актлары белән региональ мәгълүмат системаларын формалаштыру һәм алып бару тәртибе билгеләнә.

Төбәк мәгълүмат системаларының федераль мәгълүмат белән үзара хезмәттәшлек итү тәртибе Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан раслана, диелгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot