news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин балалар бакчаларының эш сәгатьләрен 20:00 гә кадәр арттырырга кушты

Россиядә ясле төркемнәре һәм балалар бакчалары эшен 20:00 гә кадәр озайтырга кирәк. Бу хатын-кызларга бала тугач, квалификациясен югалтмыйча, эшкә тизрәк кайтырга ярдәм итәчәк. Мондый фикерне Россия Президенты Владимир Путин белдерде, Аның сүзләрен «РБК» китерә.

Ул билгеләп үткәнчә, ана өчен мөмкин кадәр тизрәк һөнәри эшчәнлеккә кайту мөһим, һәм баланың яследә яки бакчада булу вакыты моңа ярдәм итә.

Вице-премьер Дмитрий Чернышенко хәбәр иткәнчә, хөкүмәт губернаторлар белән берлектә бу мәсьәләне хәл итү өстендә эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot