Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин: Бала туу белән гаилә яшәү дәрәҗәсенең төшүен тоймаска тиеш
Россиядә демография проблемалары күпчелек очракта гаиләләрнең матди хәле белән бәйле. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин туры эфир барышында әйтте.
«Бала туу белән гаилә яшәү дәрәҗәсенең төшүен тоймаска тиеш. Бу нечкә процесс», – дип белдерде Путин.
Ул яшьләр башта белем алырга, аннары карьерада беренче адымнарын ясарга теләвен, аннары 30 яшьтә генә гаиләдә беренче бала тууын, ә икенче балага инде көчләре дә калмавын билгеләп узды.
«Бу модада булырлык итәргә кирәк. Кешеләр әти-әни булу бәхетен аңларга тиеш», – диде Путин.
Ул күп балалы гаиләләр белән сөйләшүен мисалга китерде. Анда ун бала әнисе, гаиләдә бала туган саен, «аннан башка моңарчы ничек яшәдек икән?» дип әйтүләре турында сөйләгән.
«Балаларга шундый мөнәсәбәтне, балалар бәхет китерүен кешеләргә җиткерергә кирәк. Бу җиңел түгел, ләкин моны һәркем эшләргә тиеш», – дип белдерде Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз