news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Бәһрәйн королен Казанга БРИКС саммитына чакырды

Россия Президенты Владимир Путин шәхсән Бәһрәйн короле Хәмад бен Исә Әл Халифәне Казанга БРИКС саммитында катнашырга чакырды. Бу хакта ТАСС РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаковка сылтама белән хәбәр итә.

Югары дәрәҗәдәге кунак гарәп дәүләтләре лигасы рәисе буларак саммитта катнашырга мөмкин.

«Бу чакыру, күрәсең, кабул ителгән», - дип ачыклык кертте агентлык әңгәмәдәше.

БРИКС саммиты республика башкаласында 2024 елның 22-24 октябрендә уза, анда 26 дәүләт башлыгы чакырылган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы уздыру - республика өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык.

news_right_1
news_right_2
news_bot