news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте: Россия – глобаль бодай базарында лидер

Путин авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте: Россия – глобаль бодай базарында лидер
видеодан скриншот

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында авыл, агросәнәгать комплексында кече һәм урта бизнес эше турында билгеләп үтте.

«Хәзер без үзебезне азык-төлек белән тулысынча тәэмин итеп кенә калмыйбыз. Россия – глобаль бодай базарында лидер. Без азык-төлек экспортерларының алдынгы илләре егермелегенә керәбез», — диде дәүләт башлыгы.

Владимир Путин авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, фермерларга, гомумән, авыл хуҗалыгында эшләүче белгечләргә рәхмәт әйтте. «Нәтиҗәләрегез өчен рәхмәт!» – диде ул.

Путин билгеләп үткәнчә, 2030 елга Россия агросәнәгать комплексының җитештерү күләме, 2021 ел белән чагыштырганда, кимендә дүрттән бер тапкырга, ә экспорт – 1,5 тапкырга артырга тиеш. «Хакимият әлеге тармакка ярдәм итүне, шулай ук, авыл территорияләрен комплекслы төзекләндерү программасын, почта бүлекчәләрен яңартуны һәм модернизацияләүне дәвам итәчәк. Яр буенда урнашкан төбәкләрне үстерү өчен аерым карар кулланыла», – диде дәүләт башлыгы.

«Шул ук вакытта быел федераль бюджет диңгез продуктларына квоталар сатудан шактый акча алды — якынча 200 млрд сум», — дип хәбәр итте Путин.

Бу акчаларның бер өлешен ул Россия балыкчылык тармагы базасы булган муниципалитетларның социаль үсешенә юнәлтергә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100