news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Путин авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды

РФ Президенты Владимир Путин авыл хуҗалыгы һәм төрле хезмәтләрдә кулланыла торган хайванарны мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Шәхси яки төркемләп маркировкалау һәм исәпкә алу «Хайваннар дөньясы турында»гы һәм «Балыкчылык һәм судагы биологик ресурсларны саклау турында»гы законнарда телгә алынган хайваннарга, шулай ук авыл хуҗалыгына карамаган һәм гражданнарныкы булмаган йорт хайваннарына кагылмаячак.

РФ хөкүмәтенә терлекләрне маркировкалау һәм исәпкә алу үзенчәлекләрен билгеләү, ә Авыл хуҗалыгы министрлыгына тиешле ветеринария кагыйдәләрен раслау бурычы йөкләнде.

Яңалык 2023 елның 1 сентябреннән үз көченә керә. Авыл хуҗалыгы хайваннарын яңа кагыйдәләр буенча маркировкалау 2024 елның 1 мартыннан, ә төрле хезмәтләрдә кулланыла торган хайванарны маркировкалау 2025 елның 1 мартыннан башлап гамәлгә ашырылачак. 

2022 ел башында авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри маркировкалау турындагы закон проектын йорт хайваннарын маркировкалау турындагы нигезләмә белән тулыландыру күздә тотыла, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100