news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин авыл хатын-кызлары өчен эш көнен кыскарту турындагы законга кул куйды

Авыл хатын-кызларының эш вакыты атнасына 36 сәгатьтән артмаска тиеш.

Путин авыл хатын-кызлары өчен эш көнен кыскарту турындагы законга кул куйды
архив/Михаил Захаров

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызлар өчен эш көнен киметүне күздә тоткан законны имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Авылда яшәүче хатын-кызларның эш вакыты атнасына 36 сәгатьтән артмаска тиеш, ә гадәти эш вакыты 40 сәгатьне тәшкил итә. «Шул ук вакытта хезмәт хакы тулы эш атнасындагы кебек үк түләнә:<...> », – диелә законда.

Әгәр дә эш көне хезмәт шартлары нигезендә өлешләргә бүленгән икән, хезмәт хакы артык күләмдә билгеләнә. Соңгысы закон үз көченә кергән көнгә билгеләнгән хезмәт хакы күләме белән чагыштырганда киметелә алмый.

Моннан тыш авыл хезмәтчәннәре язмача гариза буенча хезмәт хакын сакламыйча, аена бер өстәмә ял көнен алу хокукына ия булалар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100