news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин хәрбиләр өчен ташламалы автокредит программасын кертергә чакырды

Хәзерге шартларда Россиядә яшәүчеләр өчен автомобиль бәясе күпкә үтемлерәк булырга тиеш. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт киңәшмәсендә әйтте. Ул шулай ук Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ташламалы автокредит программасын хәрби хезмәткәрләргә, шул исәптән мобилизацияләнгәннәргә бирү тәкъдимен хуплады.

«Логистика һәм запас частьләр китерү, һәм башкалар белән кыенлыкларга булуга карамастан, илдә яшәүчеләр өчен машина үтемлерәк булырга тиеш», - дип ассызыклады Президент.

Хәрби хезмәткәрләрне, шул исәптән өлешчә мобилизация буенча чакырылганнарны һәм аларның гаилә әгъзаларын  ташламалы автокредит программасына кертергә, дип тәкъдим итте Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров. Президент бу тәкъдим белән килеште.

«Яхшы. Сез Финанс министрлыгы белән бу сорауны эшкәрттегезме?» - дип сорады Путин. Уңай җавап алгач, ул бу чараны автомобильләрнең бәясен арттыруны исәпкә алып кертергә өндәде.

Искәртик, июль аенда Россиядә ташламалы автокредит һәм лизинг программаларын яңарттылар. Программа шартлары буенча, машинага бюджеттан субсидияләнә торган ташлама аның бәясенең 20 процентына кадәр тәшкил итәчәк. Программаның гомуми бюджеты 20,7 млрд сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100