news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин авиабилетларга бәяләр үсешен очкычлар җитмәү белән бәйләп аңлатты

Россиядә авиатөзелеш традицияләре көчле, ләкин гражданлык авиациясе һәрвакыт хәрби авиациядән соң икенчел планда гына кебек алып барылган.

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин туры эфир барышында әйтте.

«Бездә гражданлык һәм хәрби авиатөзелеш традицияләре яхшы. Тик гражданлык авиациясе хәрби-транспорт авиациясеннән барлыкка килгән рәвештә генә иде. Ә хәрби авиациягә бөтенләй башка карашлар – тормыш циклы буенча да, керосин чыгымнары, тавыш буенча да. Гражданлык авиациясе белән генә аерым шөгыльләнмәдек диярлек», – дип таныды Илбашы совет чорын күздә тотып.

Путин сүзләренчә, хәзерге вакытта Россия граждан очкычларына мохтаҗ. Ул авиабилетларга бәяләр үсешен авиапарк җитәрлек тулмавы белән бәйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot