news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Aurus автомобильләренә бәянең нинди шартларда төшәчәген әйтте

Бүгенге көндә Aurus автомобильләре бәяләре бик кыйбат, ләкин бу аларның бик чикле күләмдә җитештерелүенә бәйле. Бу хакта туры элемтә барышында Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«Aurus бик кыйбат. Ул аз күләмдә җитештерелә, шул ук вакытта тулы линейка инде бар: лимузиннар, джип, седаннар, автобус булачак. Ләкин моны серияләп җитештерә башлау зарур, шул вакытта бәя дә төшәчәк, тик моңа вакыт кирәк», – дип белдерде Президент.

Путин Aurus ны чит илдә җитештерә башлаганнарын әйтте. Президент сүзләренчә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә кешеләргә бу машина бик ошый, ул башка маркалар конкуренциясенә нык торырлык.

news_right_1
news_right_2
news_bot