news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Астанада башланган Коллектив иминлек килешүе оешмасы саммитына килде

Россия Президенты Владимир Путин Астанада башланган Коллектив иминлек килешүе оешмасы (ОДКБ) саммитында катнашу өчен килде. Ул чарага килгән мизгелләр белән видеоны Кремль матбугат хезмәте күрсәтте.

Тар составтагы утырышта Путиннан тыш Белоруссия президенты Александр Лукашенко, Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев, Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров, Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон һәм Коллектив иминлек килешүе оешмасы генераль секретаре Имангали Тасмагамбетов катнаша.

Россия лидеры Астанага дәүләт сәфәре белән 27 ноябрьдә килде. Сәфәренең беренче көнендә Путин Токаев белән төрле өлкәләрдә ике яклы мөнәсәбәтләр турында фикер алышты, шул исәптән яклар арасында документлар җыелмасы имзаланды. Алар арасында дәүләт башлыкларының яңа глобаль тәртип шартларында стратегик партнерлыкны тирәнәйтү турында уртак белдерүе булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot