news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин аспирантларга стипендияне 75 мең сумга кадәр арттыру турында әйтте

Россия Президенты Владимир Путин аспирантлар өчен стипендияләрне 75 мең сумга кадәр арттыру турында белдерде. Бу хакта ул III Яшь галимнәр конгрессында катнашучылар белән очрашуда сөйләде.

«Узган ел хезмәттәшләрегез минем белән очрашуда аспирантларга стипендияне арттырырга кирәк дигән сорауны күтәрде. <...> Хәзер менә стипендия 75 мең булачак», — дип белдерде дәүләт башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot